-
Йошуа 10:8–14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Йәһвә Йошуага: «Алардан курыкма,+ чөнки мин аларны синең кулыңа бирдем.+ Аларның берсе дә сиңа каршы тора алмас»+,— диде. 9 Йошуа, Гилгәлдән төне буе килгәнгә, көтмәгәндә аларның каршысына килеп чыкты. 10 Йәһвә аларны Исраи́л алдында аптырашта калдырды,+ һәм исраиллеләр аларны Гибонда тар-мар итте һәм Бәйтхарунга күтәрелгән юлдан куып, аларны Азикага һәм Макидага кадәр һәлак итә барды. 11 Алар исраиллеләрдән качып, Бәйтхаруннан төшкәндә, Йәһвә аларга күктән Азикага кадәр зур бозлар яудырды, һәм алар һәлак булды. Чынлыкта боздан үлгәннәрнең саны исраиллеләр кылычыннан үлгәннәрнең саныннан күбрәк булды.
12 Йәһвә исраиллеләрнең күз алдында аморлыларны тар-мар иткән көнне Йошуа Йәһвәгә ялварып, Исраил алдында әйтте:
13 Шунда, халык үз дошманнарыннан үч алганчы, кояш туктап торды, һәм ай хәрәкәтсез булды. Әллә бу Йәша́р китабында язылмаганмы?+ Кояш күкнең уртасында туктап торды һәм көне буе диярлек баерга ашыкмады. 14 Йәһвә үзе Исраил өчен сугышты.+ Ул көнгә кадәр дә, аннан соң да Йәһвәнең кеше сүзен шул кадәр тыңлаганы булмады.+
-
-
1 Елъязма 14:10–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Давыт Аллаһыдан: «Филистилеләргә каршы барыргамы? Син аларны минем кулыма тапшырырсыңмы?» — дип сорады. Йәһвә Давытка: «Бар, мин филистилеләрне синең кулыңа, һичшиксез, тапшырырмын»,— дип җавап бирде.+ 11 Шунда Давыт, Багалпәрәзимгә+ килеп, аларны тар-мар итте. Аннары ул: «Үзләренә юл ярып чыккан сулар шикелле, Аллаһы минем алдымда дошман сафларын бозды»,— диде. Шуңа күрә шул урын Багалпәрәзи́м* дип атала. 12 Филистилеләр үзләренең потларын шунда калдырып качты, һәм аларны Давытның боерыгы буенча утта яндырдылар.+
13 Соңрак филистилеләр кабат рефалылар үзәнендә яшәүчеләргә һөҗүм итте.+ 14 Давыт Аллаһыдан кабат сорады, һәм Аллаһы аңа болай диде: «Туп-туры барма. Ә аларны арттан урап, баха́ куаклары арасыннан чыгып, һөҗүм ит.+ 15 Баха куаклары өстеннән аяк атлау тавышы ишеткәч, һөҗүмгә ябырыл, чөнки Аллаһы синнән алда барып, филистилеләр гаскәрен тар-мар итәчәк».+ 16 Давыт нәкъ Аллаһы боерганча эш итте.+ Ул филистилеләрнең гаскәрен Гибоннан Газәргә+ кадәр кырып сала барды.
-