-
Канун 28:53–55Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
53 Шунда син камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың китергән газаплар аркасында Аллаһың Йәһвә биргән балаларыңны — улларыңның һәм кызларыңның итен ашарсың.+
54 Хәтта араңда иң нәзакәтле һәм нечкә күңелле кеше дә үз абый-энесен, сөекле хатынын һәм калган улларын кызганмас 55 һәм ашаган улларының итен алар белән бүлешмәс, чөнки камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аның бүтән бернәрсәсе булмас.+
-