Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 18:28–35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Аннары рапшак басып, каты тавыш белән яһүд телендә болай диде: «Бөек патшаның — Ассирия патшасының сүзләрен тыңлагыз.+ 29 Патша менә нәрсә ди: „Һизәкыя сезне алдый күрмәсен, чөнки ул сезне минем кулымнан коткара алмый.+ 30 Һизәкыя сезгә: „Йәһвә безне, һичшиксез, коткарачак; һәм бу шәһәр Ассирия патшасы кулына төшмәячәк“+,— диеп, сезне Йәһвәгә ышанырга өндәсә дә, тыңламагыз аны. 31 Һизәкыяне тыңламагыз, чөнки Ассирия патшасы болай ди: „Минем белән килешү төзегез һәм бирелегез! Шулчак һәрберегез үзенең йөзем агачыннан һәм инҗир агачыннан җимеш ашар һәм үз сулыгыннан су эчәр. 32 Аннары мин килеп, сезне үз җирегезгә охшаш бер җиргә алып китәрмен.+ Ул бәрәкәтле җирдә ашлык һәм яңа шәраб, икмәк һәм йөзем бакчалары, зәйтүн агачлары һәм бал бар. Шулай итеп, сез үлмәссез, ә исән калырсыз. Тыңламагыз Һизәкыяне, ул: „Йәһвә безне коткарачак“,— диеп, сезне алдый гына. 33 Башка халыкларның илаһлары үз җирләрен Ассирия патшасы кулыннан коткарып кала алдымы? 34 Кайда Хама́т+ белән Арпадның илаһлары? Ә Сепарбаи́м,+ Һенә́ һәм Иввәнең илаһлары кайда? Алар Сама́рияне минем кулымнан коткарып кала алдымы?+ 35 Бу җирләрнең барлык илаһларының кайсысы үз җирен минем кулымнан коткара алды? Әллә Иерусалимны минем кулымнан Йәһвә коткарып кала алырмы?“»+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу