-
2 Патшалар 20:1–3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Шул көннәрдә Һизәкыя́ авырып китеп, үлем түшәгенә ятты.+ Бер заман аның янына Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр килде һәм аңа болай диде: «Йәһвә: „Йортыңдагыларга соңгы васыятеңне әйт, чөнки син аякка басмаячаксың, ә үләчәксең“,— ди».+ 2 Шунда ул йөзе белән стенага таба борылып, Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады: 3 «И Йәһвә, үтенәм синнән, минем синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөргәнемне һәм синең күзеңдә дөрес булганны кылып яшәгәнемне исеңә төшерче».+ Һәм Һизәкыя бик каты елап җибәрде.
-