-
2 Патшалар 20:4–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Ишагыя патша сараеның урта ишегалдына чыгарга да өлгермәде, Йәһвә аңа болай диде:+ 5 «Кире борыл, халкымның җитәкчесе Һизәкыя янына барып әйт: „Бабаң Давытның Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем.+ Мин сине савыктырырмын,+ һәм өченче көнне син Йәһвә йортына барырсың.+ 6 Мин синең гомер көннәреңә 15 ел өстәрмен һәм сине дә, бу шәһәрне дә Ассирия патшасының кулыннан коткарырмын.+ Мин бу шәһәрне үз исемем хакына һәм хезмәтчем Давыт хакына яклармын“».+
-