-
Йошуа 4:21–24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Шуннан соң ул исраиллеләргә әйтте: «Киләчәктә балаларыгыз сездән: „Бу ташлар нәрсәне аңлата?“ — дип сорагач,+ 22 балаларыгызга болай дип аңлатыгыз: „Исраил Үрдүнне коры җирдән кичте.+ 23 Ул чакта Аллаһыгыз Йәһвә алар алдында, Үрдүнне кичә алсыннар өчен, аның суларын корытты, нәкъ шулай ук Аллаһыгыз Йәһвә безнең алда, без Кызыл диңгезне кичә алсын өчен, аны корыткан иде.+ 24 Ул моны җирдәге бөтен халыклар Йәһвәнең кулы никадәр кодрәтле икәнен белсен өчен+ һәм сез Аллаһыгыз Йәһвәне һәрвакыт тирән хөрмәт итсен өчен эшләде“».
-