-
Левилеләр 25:39–42Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
39 Әгәр яныгызда яшәгән кардәшегез, ярлыланып, үзен сезгә сатса,+ аны колны эшләткәндәй эшләтмәгез.+ 40 Аның белән ялланган эшче,+ күчеп килгән кеше белән эш иткән кебек эш итегез. Ул сездә Азатлык елына кадәр эшләсен. 41 Шунда ул балалары белән сездән китәр һәм үз гаиләсенә кайтыр. Ул үз ата-бабаларының биләмәсенә кайтсын.+ 42 Чөнки алар минем колларым, мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым.+ Алар үзләрен коллыкка сатмасын.
-