Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 36:15, 16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте. 16 Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+

  • Ишагыя 65:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Мин көне буе кулларымны үҗәт халыкка,+

      Начар юллардан йөргән+

      Һәм үз уйларына ияргән халыкка сузып тордым.+

  • Ирмия 7:24–26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Әмма алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, мәкерле ниятләр корды һәм киреләнеп үзләренең явыз йөрәкләренә иярде.+ Алар алга түгел, ә артка барды. 25 Ата-бабаларыгыз Мисырдан чыккан көннән алып бүгенге көнгә кадәр шулай булды.+ Мин сезгә үземнең бар хезмәтчеләрем — пәйгамбәрләрне көн саен, кат-кат* җибәреп тордым.+ 26 Ләкин бу халыкның мине тыңлыйсы килмәде һәм алар сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, үҗәтләнде һәм үз ата-бабаларыннан да яманрак эш итте!

  • Ирмия 35:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Мин сезгә бар хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрне җибәреп тордым, аларны кат-кат җибәреп+ болай әйтеп тордым: „Һәрберегез үз явыз юлларыгызны калдырыгызчы+ һәм дөрес булганны эшләгезче! Башка илаһларга иярмәгез һәм аларга хезмәт итмәгез. Ул чакта сез бу җирдә — мин үзегезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән җирдә алга таба да яшәрсез“.+ Ләкин сез колак салмадыгыз һәм мине тыңламадыгыз.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу