-
Ирмия 36:22–24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Бу тугызынчы ай* иде. Патша кышкы йортта утыра иде, аның алдында ачык тимер мичтә ут янып тора иде. 23 Яһудәй өч-дүрт багана укып чыккан саен, патша ул өлешне сәркатип пычагы белән кисеп алып, мичтәге утка ыргытып торды. Ул бөтен төргәкне утта яндырып бетергәнче шулай эшләде. 24 Патша да, бу сүзләрне ишеткән аның бар хезмәтчеләре дә бер дә курыкмады һәм үз киемнәрен ертмады.
-