Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 16:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Без Моабның горурлыгы турында, ә ул бик горур,+

      Аның тәкәбберлеге, горурлыгы һәм ярсуы турында ишеттек.+

      Ләкин аның буш сүзләре юкка чыгар.

  • Ишагыя 25:10, 11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Йәһвәнең кулы шул тау өстендә булыр,+

      Һәм салам тирес өемендә тапталган кебек,

      Моабны үз урынында таптарлар.+

      11 Йөзүче йөзгәндә кулларын сузып суга суккандай,

      Ул да, кулын сузып, Моабка сугар,

      Үз кулының оста хәрәкәтләре белән

      Аның тәкәбберлеген юкка чыгарыр.+

  • Сафуния 2:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә, Исраил Аллаһысы,—

      Моа́б нәкъ Сәдү́м кебек булыр,+

      Ә амунлылар Гамура́ сыман,+

      Кычыткан үскән җир, тоз чокыры һәм мәңге ташландык җир сыман булыр.+

      Минем халкымнан калган кешеләр аларны талар,

      Халкымның калдыгы аларны басып алыр.

      10 Моңа алар үз горурлыклары+ аркасында дучар булыр,

      Чөнки алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең халкыннан мыскыллап көлде һәм алардан үзләрен өстен куйды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу