-
Ирмия 39:4–7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Яһүд патшасы Сидкыя́ һәм бар гаскәриләр аларны күргәч, качып киттеләр.+ Алар төнлә патша бакчасы аша үтеп, ике стена арасындагы капка аркылы шәһәрдән чыкты һәм Араба́ юлына төште.+ 5 Әмма калдайлылар гаскәре алар артыннан куа китте һәм Сидкыяне Әрихә́ даласында куып җитте.+ Алар аны кулга алып, Бабыл патшасы Нәбукаднизарга Хама́т+ җирендәге Риблага+ китерде. Шунда Нәбукаднизар аны хөкем итте. 6 Риблада Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Бабыл патшасы шулай ук бөтен күренекле Яһүд кешеләрен дә үтерде.+ 7 Сидкыяне исә ул сукырайтты һәм, аны Бабылга китерер өчен, бакыр богаулар белән богаулап куйды.+
-