-
Йошуа 23:6, 7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Хәзер исә сез Муса кануны китабында+ язылганның барысын тотар өчен һәм үтәр өчен бик кыю булырга тиеш. Аннан уңга да, сулга да тайпылмагыз,+ 7 арагызда калган бу халыкларга беркайчан да кушылмагыз.+ Сез хәтта аларның илаһларының исемнәрен искә алырга+ һәм алар белән ант итәргә тиеш түгел, аларга беркайчан да хезмәт итмәгез һәм сәҗдә кылмагыз.+
-
-
Ирмия 12:16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
16 «Әгәр дә алар халкымның юлларына өйрәнсә һәм, үзләре халкымны Бага́л белән ант итәргә өйрәткәнчә, „Йәһвә белән ант итәм!“ — дип, минем исемем белән ант итәргә өйрәнсә, ул чакта аларга минем халкым арасында урын бирелер.
-