Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 30:1–3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 30 Бөтен бу сүзләр — мин сиңа тәкъдим иткән фатиха һәм ләгънәт сүзләре — синдә үтәлгәч+ һәм син Аллаһың Йәһвә үзеңне тараткан халыклар арасында+ аларны исеңә төшергәч,+ 2 син үзең һәм улларың бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән+ Аллаһың Йәһвәгә кайтып,+ мин сиңа бүген боерганнарның барысын үтәп, аны тыңлый башлагач, 3 Аллаһың Йәһвә сине әсирлектән кайтарыр,+ сиңа шәфкать күрсәтер+ һәм сине Аллаһың Йәһвә тараткан бөтен халыклар арасыннан яңадан җыяр.+

  • Ирмия 3:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 «Ул көннәрдә алар бергә, Яһүд йорты Исраил йорты белән бергә йөрер.+ Бергә алар төньяк җирдән мин ата-бабаларыгызга мирас итеп биргән җиргә керер.+

  • Ирмия 24:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Аларга яхшылык кылыр өчен аларны күзәтермен, аларны бу җиргә кайтарырмын.+ Мин аларны торгызырмын һәм җимермәм. Аларны утыртырмын һәм йолкып чыгармам.+

  • Ирмия 30:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Чөнки Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә мин халкымның — Исраил белән Яһүднең әсирләрен җыячак көннәр килә+,— дип әйтә Йәһвә.— Мин аларны ата-бабаларына үзем биргән җиргә кире кайтарырмын, һәм ул янә аларныкы булыр“».+

  • Ирмия 32:37
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 37 „Мин аларны ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан үзем тараткан бар җирләрдән бергә җыярмын.+ Мин аларны кире бу урынга кайтарырмын, һәм алар иминлектә яшәр.+

  • Амус 9:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Мин Исраил халкымның әсирлеккә киткән кешеләрен кире җыярмын,+

      Һәм алар, ташландык хәлдә калдырылган шәһәрләрне яңадан торгызып, анда яшәр.+

      Алар йөзем бакчалары утыртыр һәм алардан шәраб эчәр,+

      Җимеш бакчалары утыртыр һәм аларның җимешләрен ашар“.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу