Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 25:6, 7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Шунда патшаны тотып алып,+ Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр һәм аңа хөкем чыгардылар. 7 Сидкыянең улларын аның күз алдында үтерделәр. Аның үзен исә Нәбукаднизар күзсез калдырды, аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде.+

  • Ирмия 37:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Сидкыя патша аның артыннан кешеләр җибәрде һәм үз сараенда аңардан яшерен генә сорашты.+ «Йәһвәдән берәр хәбәр бармы?» — дип сорады ул. Ирмия: «Әйе, бар!» — диде. Аннары: «Син Бабыл патшасы кулына эләгәчәксең!»+ — дип өстәде.

  • Ирмия 39:5–7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Әмма калдайлылар гаскәре алар артыннан куа китте һәм Сидкыяне Әрихә́ даласында куып җитте.+ Алар аны кулга алып, Бабыл патшасы Нәбукаднизарга Хама́т+ җирендәге Риблага+ китерде. Шунда Нәбукаднизар аны хөкем итте. 6 Риблада Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Бабыл патшасы шулай ук бөтен күренекле Яһүд кешеләрен дә үтерде.+ 7 Сидкыяне исә ул сукырайтты һәм, аны Бабылга китерер өчен, бакыр богаулар белән богаулап куйды.+

  • Ирмия 52:9–11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Шунда калдайлылар патшаны тотып алып, Хама́т җирендәге Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр, һәм ул аңа хөкем чыгарды. 10 Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Ул шулай ук Риблада бар Яһүд мирзаларын үтерде. 11 Шунда Бабыл патшасы Сидкыяне күзсез калдырды+ һәм, аның аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде. Ул аны үлеменә кадәр төрмәдә тотты.

  • Йәзәкил 17:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Мин аның өстенә ятьмә ыргытырмын, һәм ул минем ятьмәмә эләгер.+ Мин аны Бабылга китерермен һәм анда аның белән судлашырмын, чөнки ул үзен минем белән тугрылыксыз тотты.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу