Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 9:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 мин Исраилне үзләренә биргән җирләреннән юк итәрмен+ һәм исемем хакына изгеләндергән йортны күз алдымнан алып ташлармын,+ ә Исраил бөтен халыклар алдында адәм көлкесе* булыр һәм мәсхәрәгә төшәр.+

  • Ирмия 7:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 «„Ә хәзер Шило́+ шәһәрендәге изге урыныма — мин элек үз исемем өчен сайлаган урынга барыгыз+ һәм Исраи́л халкымның яманлыгы аркасында шул урын белән нәрсә эшләгәнемне күрегез.+

  • Ирмия 7:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Шуңа күрә мин үз исемемне йөрткән һәм сез үзегез таянган+ йорт белән,+ шулай ук мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урын белән Шило шәһәре белән эшләгәнемне эшләрмен.+

  • Даниял 9:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 И Аллаһым, миңа колак сал, сүзләремне ишет! Күзләреңне ачып, безнең ташландык хәлебезне һәм синең исемең белән аталган шәһәрне күр. Без бит сиңа тәкъва эшләр кылганга түгел, ә бөек мәрхәмәтеңә карап ялварабыз.+

  • Һошия 12:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Йәһвәнең Яһүдкә каршы хөкем эше бар.+

      Ул Ягъкубны йөргән юлларына карап җавапка тартыр,

      Эшләренә карап җәза бирер.+

  • Микай 6:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 И таулар, һәм сез, җирнең нык нигезләре,

      Йәһвәнең хөкем эшен тыңлагыз.+

      Чөнки Йәһвәнең үз халкына каршы хөкем эше бар.

      Ул Исраилне болай дип гаепләр:+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу