Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 24:14, 15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Ул бөтен Иерусалим халкын, бөтен югары дәрәҗәдәге түрәләрне,*+ бөтен гайрәтле гаскәриләрне, шулай ук бөтен һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне*+ — барлыгы 10 000 кешене әсирлеккә алып китте. Шушы җирдә яшәгән ярлы-ябагайдан башка бүтән берәү дә калмады.+ 15 Шулай итеп, ул Йәһуәкинне+ Бабылга әсирлеккә алып китте,+ шулай ук аның әнисен, хатыннарын, аның сарай түрәләрен һәм шул җирдәге күренекле кешеләрне дә алып китте. Ул аларны Иерусалимнан Бабылга күчерде.

  • 2 Елъязма 36:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Ел башында* Нәбукаднизар патша үз кешеләрен җибәреп, Йәһуәкинне һәм Йәһвә йортындагы кыйммәтле әйберләрне+ Бабылга китерергә кушты.+ Аның урынына ул Яһүд һәм Иерусалим өстеннән патша итеп аның атасының бертуганы Сидкыяне куйды.+

  • Ирмия 24:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Бабыл патшасы Нәбукадниза́р Яһүд патшасын — Йәһуәки́м*+ улы Йәкунияне,+ шулай ук Яһүд мирзаларын, һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне* Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алып киткәч,+ Йәһвә миңа инҗир салынган ике кәрзин күрсәтте; шул кәрзиннәр Йәһвәнең гыйбадәтханәсе алдында тора иде.

  • Даниял 1:2, 3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Вакыт узу белән Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәкимне аның кулына тапшырды.+ Бабыл патшасы Аллаһы гыйбадәтханәсендәге кайбер нәрсәләрне алып, аларны Шина́р* җирендәге+ үз илаһының гыйбадәтханәсенә китерде һәм илаһының хәзинәсенә кертеп куйды.+

      3 Аннары патша үзенең сараендагы Ашпина́з исемле баш түрәсенә кайбер исраиллеләрне, шул исәптән патшалар һәм морзалар нәселеннән булганнарны китерергә кушты.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу