-
Йәзәкил 34:11–13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын.+ 12 Таралган сарыкларын табып, аларны кайгыртучы көтүчедәй, мин үз сарыкларымны кайгыртырмын,+ аларны болытлар һәм куе караңгылык көнендә таратылган бөтен урыннарыннан коткарырмын.+ 13 Мин аларны халыклардан чыгарырмын, төрле илләрдән бергә җыярмын, аларны үз җирләренә китерермен. Аларны Исраил тауларында,+ агымнар янында һәм шушы җирнең бар яшәү урыннары янында көтәрмен.
-