Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 33:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Мин аларны үземә каршы кылган бар гөнаһларының гаебеннән сафландырырмын,+ миңа каршы кылган бар гөнаһларының һәм җинаятьләренең гаебен кичерермен.+

  • Ирмия 50:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 «Ул көннәрдә һәм ул вакытта,— ди Йәһвә,—

      Исраилнең гаебен эзләрләр,

      Ләкин аның гаебе булмас,

      Яһүднең дә гөнаһларын тапмаслар,

      Чөнки мин исән калдырганнарны кичерермен».+

  • Маттай 26:27, 28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез,+ 28 чөнки бу шәраб күпләрнең+ гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+

  • Еврейләргә 8:10–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 «Шул көннәрдән соң,— ди Йәһвә*,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзермен: канунымны аларның акылларына салырмын һәм аны йөрәкләренә язып куярмын.+ Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр.+

      11 Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә* турында белем ал!“ — дип өйрәтмәс. Чөнки аларның барысы — кечесеннән алып бөегенә кадәр — мине белер. 12 Мин бит аларның гаделсез эшләренә карата шәфкатьле булырмын һәм гөнаһларын инде искә төшермәм».+

  • Еврейләргә 9:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Менә ни өчен ул, чакырылганнар мәңгелек мирас турындагы вәгъдәне алсыннар өчен,+ яңа килешүнең арадашчысы булды.+ Моның барысы аның үлеме ярдәмендә мөмкин булды, шул үлем аларны үткәндәге килешү вакытында кылган җинаятьләреннән йолып алды һәм азат итте.+

  • Еврейләргә 10:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен мин инде исемә төшермәм».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу