19 Мин карап торганда, керубимнәр канатларын җәйде һәм җир өстеннән күтәрелде. Алар кузгалгач, тәгәрмәчләр дә алар белән бергә кузгалды. Керубимнәр Йәһвә йортының көнчыгыш капкалары янында, шул капкаларга керү урыны янында тукталды. Алардан өстәрәк Исраи́л Аллаһысының даны иде.+