-
Левилеләр 20:2, 3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 «Исраиллеләргә әйт: „Үз токымыннан берәрсен Молыхка биргән исраилле я Исраилдә яшәгән чит ил кешесе, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Халык аны ташлар атып үтерсен. 3 Мин үзем ул кешене кире кагармын һәм аны халкы арасыннан юк итәрмен, чөнки ул үз токымын Молыхка биреп, минем изге урынымны нәҗесләде+ һәм изге исемемне хур итте.
-