Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 2:7, 8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Йәһвә бөлгенлеккә төшерә һәм баета,+

      Түбәнсетә һәм югары күтәрә.+

      8 Ул мескенне җир туфрагыннан торгыза,

      Ярлыны көл өеменнән* күтәрә,+

      Аларны мирзалар белән бергә утырта,

      Аларга хөрмәтле урыннар бирә.

      Җир нигезләре Йәһвә кулында,+

      Шулар өстенә ул җирне урнаштыра.

  • Әюп 34:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Ул көчлеләрне һич сораштырмыйча тар-мар итә,

      Алар урынына башкаларны куя.+

  • Ирмия 27:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 „Мин үземнең бөек кодрәтем һәм куәтле кулым белән җирне, кешелекне һәм җир йөзендәге хайваннарны барлыкка китердем. Һәм аны кемгә теләдем, шуңа бирдем.+

  • Йәзәкил 21:26, 27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Чалма белән таҗны салып куй.+ Үзгәрешләр булыр.+ Дәрәҗәсезне югары күтәр,+ ә дәрәҗәлене түбән ит.+ 27 Хакимлекне юк итәрмен, юк итәрмен, юк итәрмен! Таҗга законлы хокукы булган зат килгәнче,+ таҗ беркемнеке дә булмас, һәм мин аны шул затка бирермен“.+

  • Даниял 2:21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Ул вакытларны, дәверләрне үзгәртә,+

      Патшаларны тәхеттән төшерә, патшаларны тәхеткә утырта,+

      Зирәкләргә зирәклек, төшенүчәннәргә аң-белем бирә.+

  • Даниял 7:13, 14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Аннары мин төнге күренештә адәм улына+ охшаш берәүнең күк болытлары белән килүен күрдем. Аңа борынгыдан яшәп килгән Зат+ янына килергә рөхсәт ителде, һәм ул Аның хозурына якын китерелде. 14 Бөтен халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре аңа хезмәт итсен өчен,+ аңа хакимлек,+ дан+ һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс мәңгелек хакимлек, аның патшалыгы — җимерелмәс патшалык.+

  • Лүк 1:32, 33
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 32 Ул бөек булыр+ һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы+ дип аталыр. Йәһвә* Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер.+ 33 Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу