-
Даниял 2:40–42Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
40 Дүртенче патшалык исә тимердәй нык булачак.+ Тимер бар нәрсәне ватып, тузанга әйләндергән кебек, бу патшалык та, тимердәй булып, бөтен шул патшалыкларны җимереп, челпәрәмә китерәчәк.+
41 Ә син күргән табаннарның һәм аяк бармакларының балчык катыш тимер булуы патшалыкның бүленгән булачагын аңлата. Шулай да аңарда берникадәр тимер катылыгы булачак, чөнки, үзең күргәнчә, тимер йомшак балчык белән аралаш иде. 42 Аяк бармаклары яртылаш тимердән, яртылаш балчыктан булганга, бу патшалык яртылаш каты, яртылаш уалучан булачак.
-