-
Даниял 3:4–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Шунда сөрәнче каты тавыш белән игълан итте: «Әй халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре, сезгә мондый боерык бирелә: 5 мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай* һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишетү белән сез тез чүгеп, Нәбукаднизар патша куйган алтын сынга табынырга тиеш. 6 Кем дә кем тез чүгеп табынмаса, шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытылачак».+
-