-
Даниял 4:20–22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Син күргән агач — зур булып үсеп, ныгып һәм күкләргә кадәр җитеп, җир читеннән үк күренеп торган,+ 21 куе яфраклы, мул җимешле, барлык җан ияләре азык тапкан, астында җәнлекләр ышыкланган, ботакларында кошлар оялаган+ агач — 22 ул — син, патша, чөнки син бөек һәм куәтле булып киттең, синең даның үсеп, күкләргә кадәр җитте,+ идарәң җир читенә хәтле җәелде.+
-