-
2 Патшалар 17:9–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Исраиллеләр үзләренең Аллаһысы Йәһвә карашы буенча дөрес булмаган нәрсәләрдә катнашып* яшәде. Алар бөтен шәһәрләрендә — күзәтү манараларыннан алып ныгытылган шәһәрләргә кадәр* — биеклекләр кора бирде.+ 10 Алар һәрбер калкулыкта һәм һәркайсы җәенке агач астында+ изге таш баганалар һәм изге агач баганалар*+ куя бирде. 11 Йәһвә үзләре алдыннан сөргенгә җибәргән халыклар кебек, исраиллеләр һәр биеклектә корбаннар төтәтә иде.+ Алар, яман булганны кылып, Йәһвәнең ачуын чыгара* бирде.
-
-
Йәзәкил 23:4, 5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Олысының исеме Оһола́,* ә сеңелесенең исеме Оһолиба́* иде. Алар минеке булды һәм уллар белән кызлар тудырды. Исемнәре турында әйткәндә, Оһола — Сама́рия,+ ә Оһолиба Иерусалим иде.
5 Минеке булса да, Оһола фахишәлек кыла башлады,+ ул сөяркәләренә карата — күршеләре ассириялеләргә+ карата — көчле җенси дәрт белән янып торды.+
-