34 Халыклар, ишетер өчен якын килегез,
Милләтләр, игътибарлы булыгыз.
Җир һәм аны тутырган һәрнәрсә,
Җир һәм ул булдырган бар нәрсә тыңласын.
2 Чөнки Йәһвә бөтен милләтләргә каршы ярсый,+
Аларның гаскәрләренә ачуы кабара.+
Ул аларны кырып бетерер,
Аларны үтерер.+