-
Рәсүлләр 7:42, 43Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
42 Аллаһы исә алардан читкә борылган һәм алар күк җисемнәренә табына башлагач, аларны тоткарлап тормаган.+ Моның турында пәйгамбәрләр китабында болай дип язылган: „И Исраил йорты, сез 40 ел буе чүлдә чалынган хайваннарны һәм корбаннарны әллә миңа китердегезме? 43 Сез Моло́х+ чатырын, Рифа́н илаһы йолдызын — табыну өчен үзегез ясаган шул потларны күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә мин сезне Бабылдан да ераграк урынга сөрермен“.+
-