-
2 Елъязма 7:6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Руханилар билгеләнгән урыннарында тора иде. Ле́вилеләр дә, Йәһвәне мактап җырлаганда кулланылган уен коралларын тотып, үз урыннарында тора иде.+ (Давыт патша бу коралларны алар* белән Аллаһыны мактаганда Йәһвәгә: «Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип рәхмәт белдерү өчен ясаган иде.) Руханилар алар алдында яңгыратып быргыда уйный иде,+ ә бөтен исраиллеләр аягүрә басып тора иде.
-
-
2 Елъязма 29:25, 26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Ул арада, аның кушуы буенча, ле́вилеләр кимваллар, кыллы уен кораллары һәм арфалар тотып,+ Йәһвә йорты янында торды. Моны алар Давыт,+ патшага күренешләр тапшыручы Гәд+ һәм Ната́н+ пәйгамбәр урнаштырган тәртип буенча эшләделәр, чөнки бу тәртипне үз пәйгамбәрләре аша Йәһвә җиткергән иде. 26 Ле́вилеләр Давытның уен коралларын, ә руханилар быргылар тотып басып тордылар.+
-