Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 28:49, 50
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 49 Йәһвә сиңа каршы җир читеннән ерактан бер халык — теле сиңа аңлашылмаган халык+ күтәрер.+ Ул сиңа бөркет сыман ташланыр.+ 50 Ул олыга — хөрмәт, яшь кешегә илтифат күрсәтмәс рәхимсез бер халык булыр.+

  • 2 Патшалар 15:29
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Исраил патшасы Фәкый көннәрендә илгә Ассирия патшасы Тиглатпиласа́р+ бәреп керде һәм Ийу́н, Әбе́л-бәйтмага́х,+ Яну́х, Кәде́ш,+ Хасу́р, Гилад+ һәм Гәлилә́яне — бөтен Нәфтәли́ җирен+ яулап алып, яшәүчеләрен Ассириягә әсирлеккә алып китте.+

  • 2 Патшалар 17:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Һошайның идарә итүенең 9 нчы елында Ассирия патшасы Сама́рияне яулап алды.+ Ул Исраил халкын Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм исраиллеләр Гоза́н елгасы+ янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+

  • Ишагыя 7:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Ул көнне Йәһвә бөек елга* өлкәсеннән Әһәз яллаган кырыну пәкесе белән — Ассирия патшасы+ белән — аның башын һәм аякларындагы йонын кырыр, сакалын да кырып бетерер.

  • Ишагыя 8:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 чөнки малай „Әнием!“ һәм „Әтием!“ дип дәшәргә өйрәнгәнче, Дәмәшекънең байлыкларын һәм Сама́риядә талап алынган табышны Ассирия патшасына алып китәрләр».+

  • Ишагыя 10:5, 6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 «Менә! Ассирияле+ —

      Ачуымны белдерү таягы,+

      Аның кулындагы таяк — хөкемемне үтәү өчен!

      6 Мин аны мөртәт халыкка+ —

      Мине ярсыткан халыкка каршы җибәрермен.

      Мин аңа аларны талап күп табыш алырга,

      Аларны урамнардагы пычракны таптаган сыман таптарга кушармын.+

  • Һошия 10:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Аны Ассириягә бөек патшага бүләк итеп китерерләр.+

      Ифраи́м оятка калыр,

      Исраил үзе тоткан киңәш аркасында хур булыр.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу