-
2 Патшалар 17:6, 7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Һошайның идарә итүенең 9 нчы елында Ассирия патшасы Сама́рияне яулап алды.+ Ул Исраил халкын Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм исраиллеләр Гоза́н елгасы+ янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+
7 Бу хәл Исраил халкының үзләрен Мисыр патшасы фиргавен кулыннан коткарып, Мисыр җиреннән чыгарган Аллаһылары Йәһвәгә+ каршы гөнаһ кылганы өчен булды. Алар бүтән илаһларга табына* башлады,+
-
-
Йәзәкил 23:4, 5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Олысының исеме Оһола́,* ә сеңелесенең исеме Оһолиба́* иде. Алар минеке булды һәм уллар белән кызлар тудырды. Исемнәре турында әйткәндә, Оһола — Сама́рия,+ ә Оһолиба Иерусалим иде.
5 Минеке булса да, Оһола фахишәлек кыла башлады,+ ул сөяркәләренә карата — күршеләре ассириялеләргә+ карата — көчле җенси дәрт белән янып торды.+
-