-
2 Елъязма 36:15, 16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте. 16 Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+
-
-
Ирмия 11:7, 8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән чыгарган көннән алып бүгенге көнгә кадәр аларны катгый үгетләп тордым. Мин аларга: „Тавышыма буйсыныгыз“,— дип әйтеп, аларны кат-кат* үгетләдем.+ 8 Ләкин алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады. Киресенчә, һәрберсе үҗәтләнеп үзенең явыз йөрәгенә ияреп йөрде.+ Шуңа күрә мин, алар боерыкларымны үтәмәгәнгә, шул килешүдә әйтелгән бар сүзләремне үз башларына төшердем“».
-