-
Лүк 3:2–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Каяфә́с һәм өлкән рухани Һанна́с+ көннәрендә Аллаһы чүлдә Зәкәрия́ улы Яхъяга+ хәбәр җиткерде.
3 Шуннан соң Яхъя Үрдү́н тирәсендәге бөтен җирләрне үтеп, кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде.+ 4 Моның турында Ишагыя́ пәйгамбәр китабында болай дип язылган: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә* өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез.+ 5 Бөтен чокырлар тутырылсын, бөтен таулар һәм калкулыклар тигезләнсен, бормалы юллар турайтылсын һәм сикәлтәле юллар шомарсын. 6 Барлык кешеләр Аллаһыдан килгән коткаруны күрер“».+
-