-
Маттай 8:30–33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Ә еракта зур дуңгыз көтүе тукланып йөри иде.+ 31 Шунда җеннәр Гайсәдән: «Безне куып чыгарсаң, көтүдәге дуңгызларга керергә рөхсәт ит»+,— дип ялвара башлады. 32 Ул аларга: «Барыгыз!» — диде. Алар теге кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керде. Шунда бөтен көтү текә ярдан диңгезгә ташланды да батты. 33 Ә көтүчеләре чабып китте һәм шәһәргә кереп, барысын, шул исәптән җенле кешеләр белән дә ни булганын сөйләп бирделәр.
-
-
Лүк 8:32–34Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
32 Ә тауда зур дуңгыз көтүе+ тукланып йөри иде. Җеннәр, шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт бирсен, дип ялваргач, ул аларга рөхсәт итте.+ 33 Шунда җеннәр теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керде. Көтү текә ярдан күлгә ташланды да батты. 34 Ә көтүчеләр, моны күреп, качып китте һәм бу хакта шәһәр белән авылларда сөйләде.
-