-
Лүк 8:35–37Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
35 Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар, Гайсә янына килгәч, эченнән җеннәр чыккан кешене күрделәр. Ул үз акылында иде һәм киенгән килеш Гайсә янында утыра иде. Халык куркып калды. 36 Барысын үз күзләре белән күргән кешеләр аларга җенле кешенең ничек итеп савыкканын сөйләп бирде. 37 Гәрәсә́ җире тирәсендә яшәүче бөтен кешене каты курку биләп алды, шуңа күрә алар Гайсәдән аннан китүен үтенделәр. Ул көймәгә утырып, китәргә җыенганда,
-