-
Лүк 8:45–48Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
45 Гайсә: «Кем миңа кагылды?» — дип сорады. Аңа кагылган кеше табылмагач, Пете́р: «Остаз, халык сине урап алган һәм кысрыклый»,— диде.+ 46 Ләкин Гайсә: «Кемдер миңа кагылды, чөнки мин үземнән көч+ чыкканын сиздем»,— дип әйтте. 47 Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаганын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аның алдына тезләнеп, ни өчен кагылганын һәм ничек итеп шунда ук савыкканын бөтен халык алдында сөйләп бирде. 48 Гайсә исә аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды, исән-имин йөр»,— диде.+
-