7 Аллаһы бит безгә курку рухын түгел,+ ә кодрәт,+ мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән. 8 Шуңа күрә Хуҗабыз турында шаһитлек бирүдән дә, һәм аның хакына тоткын булган миннән дә оялма,+ әмма, Аллаһы кодрәтенә таянып,+ яхшы хәбәр хакына үз өлешеңә тигән бәла-казаларны кичереп чык.+