Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 9:3–8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Ә канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше көфер сүз сөйли»,— диделәр. 4 Гайсә аларның ни уйлаганнарын белә иде, шуңа күрә болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән шундый явыз уйлар йөртәсез?+ 5 „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?+ 6 Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+ 7 Тегесе торып басты да өенә кайтып китте. 8 Моны күргәч, халык куркып калды һәм кешеләргә андый хакимлек биргән Аллаһыны данлады.

  • Лүк 5:21–26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Шунда канунчылар һәм фарисейлар: «Андый көфер сүзләр әйтергә ул ничек батырчылык итә? Аллаһыдан башка гөнаһларны кичерергә кемнең хакы бар?»+ — диешә башладылар. 22 Әмма Гайсә аларның уйларын эчтән генә белеп алып, болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез? 23 „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме? 24 Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+ 25 Теге кеше алар алдында торып басты да, носилкасын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте. 26 Барысы да моңа хәйран калып, Аллаһыны данлый башлады. Алар курку-хөрмәт белән сугарылып: «Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек!» — диде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу