Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 11:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Ләкин сез күшәүче яки тоягы икегә аерылган мондый хайваннарны ашарга тиеш түгел: дөяне, ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес.+

  • Левилеләр 11:13–20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Сезнең өчен җирәнгеч булган, ашарга ярамаган һәм сезгә җирәнергә кирәк булган очучы тереклек менә шундый: бөркет,+ балыкчы карчыга, кара гриф,+ 14 кызыл тилгән һәм кара тилгәннең һәр төре, 15 козгынның һәр төре, 16 тәвә кошы, ябалак, акчарлак, лачынның һәр төре, 17 кечкенә ябалак, баклан, колаклы ябалак, 18 аккош, баба кошы, гриф, 19 ләкләк, челәннең һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. 20 Җирдә мыж килгән һәм дүрт аякта йөргән һәр канатлы тереклек* — сезнең өчен җирәнгеч нәрсә.

  • Левилеләр 20:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Сез чиста хайванны чиста булмаганнан һәм чиста булмаган кошны чиста булганнан аера белергә тиеш.+ Мин сезнең өчен нәҗес дип аерып куйган хайван, кош я җирдә үрмәләп йөргән берәр нәрсә белән үзегезне* нәҗесләмәгез.+

  • Канун 14:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Бернинди җирәнгеч нәрсәне ашама.+

  • Канун 14:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Җирдә мыж килгән канатлы һәр тереклек* сезнең өчен нәҗес. Аларны ашарга ярамый.

  • Йәзәкил 4:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Шунда мин болай дидем: «Юк, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Җаным яшь чагымнан алып бүгенге көнгә кадәр үлгән я ерткыч ботарлаган хайванның итен ашап, үзен нәҗесләмәде,+ һәм авызыма бернинди дә нәҗес ит капканым булмады».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу