-
Яратылыш 27:38–40Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
38 «Әтием, синең фатихаң бер генәме? — диде Исау.— Фатихаңны миңа да бирче, мине дә фатихалачы!» Шунда Исау кычкырып елый башлады.+ 39 Һәм әтисе Исхак аңа җавап бирде:
«Синең яшәү урының уңдырышлы җирләрдән һәм күкләр чыгыннан ерак булачак.+ 40 Гомерең буе кылыч тотып йөрерсең+ һәм энеңә хезмәт итәрсең.+ Әмма килер бер көн, син баш күтәрерсең һәм муеныңдагы коллык камытыннан арынырсың».+
-