Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 21
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Патшалар эчтәлек

      • Ахаб Набутәйнең йөзем бакчасына кызыга (1—4)

      • Изәбел Набутәйне үтерү әмәлен таба (5—16)

      • Ильяс Ахабка хөкем хәбәре җиткерә (17—26)

      • Ахаб үзен басынкыландыра (27—29)

1 Патшалар 21:1

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:17, 18

1 Патшалар 21:3

Кисешкән урыннар

  • +Лв 25:23; Сн 36:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    4/2017, 24 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 13 б.

1 Патшалар 21:5

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:31; 18:4; 19:2; 21:25

1 Патшалар 21:7

Кисешкән урыннар

  • +Мик 2:1; 7:3

1 Патшалар 21:8

Кисешкән урыннар

  • +Нк 9:38; Әс 8:8
  • +Кн 16:18

1 Патшалар 21:10

Кисешкән урыннар

  • +Чг 22:28
  • +Чг 20:16; Кн 17:6
  • +Лв 24:16; Ях 10:33

1 Патшалар 21:13

Кисешкән урыннар

  • +Ам 5:12; Хб 1:4
  • +2Пат 9:25, 26; Вг 4:1

1 Патшалар 21:14

Кисешкән урыннар

  • +Вг 5:8; 8:14; Хб 1:13

1 Патшалар 21:15

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 21:7

1 Патшалар 21:17

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 17:1

1 Патшалар 21:18

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:29

1 Патшалар 21:19

Кисешкән урыннар

  • +Яр 4:8, 10
  • +Кн 5:21; Хб 2:9
  • +1Пат 22:37, 38; 2Пат 9:25, 26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 15 б.

1 Патшалар 21:20

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 18:17; Ам 5:10
  • +1Пат 16:30

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 14, 15 б.

1 Патшалар 21:21

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 10:7, 17
  • +2Пат 9:7–9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 15 б.

1 Патшалар 21:22

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 15:25–29
  • +1Пат 16:3, 11

1 Патшалар 21:23

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 9:10, 35

1 Патшалар 21:24

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 14:11; 16:4

1 Патшалар 21:25

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:31; 2Ел 22:2, 3; Ач 2:20
  • +1Пат 16:30

1 Патшалар 21:26

Искәрмәләр

  • *

    Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Кисешкән урыннар

  • +Чг 23:28; Кн 9:5

1 Патшалар 21:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 15 б.

1 Патшалар 21:29

Кисешкән урыннар

  • +Зб 78:34
  • +2Пат 9:25, 26; 10:7, 11

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    10/2021, 3 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2014, 15 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Пат. 21:1Йш 19:17, 18
1 Пат. 21:3Лв 25:23; Сн 36:7
1 Пат. 21:51Пат 16:31; 18:4; 19:2; 21:25
1 Пат. 21:7Мик 2:1; 7:3
1 Пат. 21:8Нк 9:38; Әс 8:8
1 Пат. 21:8Кн 16:18
1 Пат. 21:10Чг 22:28
1 Пат. 21:10Чг 20:16; Кн 17:6
1 Пат. 21:10Лв 24:16; Ях 10:33
1 Пат. 21:13Ам 5:12; Хб 1:4
1 Пат. 21:132Пат 9:25, 26; Вг 4:1
1 Пат. 21:14Вг 5:8; 8:14; Хб 1:13
1 Пат. 21:151Пат 21:7
1 Пат. 21:171Пат 17:1
1 Пат. 21:181Пат 16:29
1 Пат. 21:19Яр 4:8, 10
1 Пат. 21:19Кн 5:21; Хб 2:9
1 Пат. 21:191Пат 22:37, 38; 2Пат 9:25, 26
1 Пат. 21:201Пат 18:17; Ам 5:10
1 Пат. 21:201Пат 16:30
1 Пат. 21:212Пат 10:7, 17
1 Пат. 21:212Пат 9:7–9
1 Пат. 21:221Пат 15:25–29
1 Пат. 21:221Пат 16:3, 11
1 Пат. 21:232Пат 9:10, 35
1 Пат. 21:241Пат 14:11; 16:4
1 Пат. 21:251Пат 16:31; 2Ел 22:2, 3; Ач 2:20
1 Пат. 21:251Пат 16:30
1 Пат. 21:26Чг 23:28; Кн 9:5
1 Пат. 21:29Зб 78:34
1 Пат. 21:292Пат 9:25, 26; 10:7, 11
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Патшалар 21:1–29

1 Патшалар

21 Соңрак йәзриилле Набутәйнең йөзем бакчасы белән бәйле бер хәл булды. Бу бакча Йәзриилдә,+ Сама́рия патшасы Ахабның сарае янында иде. 2 Аха́б Набутәйгә болай диде: «Миңа яшелчә үстерү өчен үзеңнең йөзем бакчаңны бир әле, ул бит минем йортым янында гына. Ә мин сиңа аның өчен яхшырак йөзем бакчасы бирермен я, теләсәң, аны акчага сатып алырмын». 3 Әмма Набутә́й Ахабка: «Минем өчен ата-бабаларымның мирасын сиңа бирү акылга сыймаслык нәрсә, чөнки Йәһвә моны тыя»+,— дип җавап бирде. 4 Йәзриилле Набутәйнең: «Мин сиңа ата-бабаларымның мирасын бирмим»,— дигәнен ишеткәч, Ахаб караңгы йөз белән, боегып өенә кайтып китте. Ә кайткач, ятагына стенага таба борылып ятты һәм ашаудан баш тартты.

5 Хатыны Изәбе́л+ аның янына килеп: «Ник рухың төшкән, нигә ашамыйсың?» — дип сорады. 6 Ул аңа болай дип җаваплады: «Мин йәзриилле Набутәйгә: „Миңа йөзем бакчаңны сат әле я теләсәң, мин сиңа бүтән йөзем бакчасы бирәм“,— дигән идем. Ләкин ул: „Юк, бакчамны бирмим“,— диде». 7 Шулчак хатыны Изәбел аңа: «Исраилдә патша булып син идарә итәсең түгелме соң? Торып, тамагыңа аша, күңелең күтәрелеп китәр. Йәзриилле Набутәйнең йөзем бакчасын мин сиңа алып бирермен»+,— дип әйтте. 8 Шунда ул Ахаб исеменнән хатлар язып, аларга патша мөһере сукты+ һәм шул хатларны Набутәйнең шәһәрендә яшәгән өлкәннәргә+ һәм мирзаларга җибәрде. 9 Хатларда ул мондый сүзләр язды: «Ураза игълан итегез һәм Набутәйне халык алдына утыртыгыз. 10 Аның каршысына ике юньсез кеше утырсын да: „Син Аллаһыны һәм патшаны каһәрләдең!“+ — диеп, аңа каршы шаһитлек бирсен.+ Аннары аны чыгарыгыз да ташлар атып үтерегез».+

11 Набутәйнең шәһәрендә яшәгән ир-атлар — өлкәннәр һәм мирзалар — Изәбел җибәргән хатларда язылганча эшләделәр. 12 Алар ураза игълан иттеләр һәм Набутәйне халык алдына утырттылар. 13 Аннары ике юньсез кеше килеп, аның каршысына утырды һәм: «Набутәй Аллаһыны һәм патшаны каһәрләде!» — диеп, халык алдында Набутәйгә каршы шаһитлек бирә башлады.+ Шуннан соң аны шәһәр читенә алып чыгып, ташлар атып үтерделәр.+ 14 Аннан соң Изәбелгә: «Набутәйне ташлар атып үтерделәр»,— дигән хәбәр җиткерделәр.+

15 Набутәйнең таш атып үтерелгәнен ишеткәч, Изәбел Ахабка: «Бар, йәзриилле Набутәйнең сиңа сатасы килмәгән йөзем бакчасын үзеңә ал.+ Ул үле, ул бүтән юк инде»,— диде. 16 Набутәйнең үлгәне турында ишетү белән Ахаб китте дә йәзриилле Набутәйнең йөзем бакчасын үзенә алды.

17 Шулчак Йәһвә тишбиле Ильяска+ болай диде: 18 «Тор да Сама́риягә Исраи́л патшасы Ахаб янына бар.+ Хәзер ул Набутәйнең йөзем бакчасында. Ул аны үзенә алмакчы була. 19 Аңа болай диген: „Йәһвә: „Син кеше үтердең+ һәм аның милкен үзеңә алдың“+,— дип әйтә. Аңа әйт: „Йәһвә болай ди: „Этләр Набутәйнең канын ялаган җирдә синең каныңны да яларлар“».+

20 Ахаб Ильяска: «И дошманым, таптың бит син мине!» — диде.+ Тегесе әйтте: «Әйе, таптым. Аллаһы болай ди: „Күңелеңне Йәһвә күзендә яман булганны кылуга беркеткәнең өчен,+ 21 мин сиңа бәла китерәм: сине җир йөзеннән себереп ташлыйм, Ахаб йортындагы һәрбер ир затын,+ шул исәптән Исраилдәге иң түбәнен дә юкка чыгарам.+ 22 Ачуымны чыгарганың һәм Исраилне гөнаһка батырганың өчен, синең йортыңны Нәба́т улы Йәрәбәмнең йорты+ һәм Ахия́ улы Баша́ йорты+ белән булган хәл көтә“. 23 Ә Изәбел турында Йәһвә болай ди: „Изәбелне Йәзриилдәге җирдә этләр ашап бетерер.+ 24 Ахабның шәһәрдә үлгән кешеләренең һәммәсен этләр ашар, кырда үлгәннәрнең һәммәсен кошлар чукып бетерер.+ 25 Әйе, хатыны Изәбелнең котыртуына бирелеп,+ күңелен Йәһвә күзендә яман булганны кылуга беркеткән Ахаб шикелле берәү дә юк иде.+ 26 Ул, Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган+ бөтен аморлылар кебек, җирәнгеч потларга* ияреп, бигрәк кабахәт эшләр башкарды“».

27 Бу сүзләрне ишеткәч, Ахаб үз киемнәрен ертып җибәрде һәм өстенә матәм киеме киде. Ул ураза тотты, ятканда да матәм киемен салмады һәм боегып йөрде. 28 Шунда Йәһвә тишбиле Ильяска болай диде: 29 «Ахабның минем алдымда ничек басынкыланганын күрдеңме?+ Ул үзен минем алдымда басынкыландырганга күрә, мин бәлане аның йортына аның көннәрендә түгел, ә улының көннәрендә җибәрермен».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу