Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 8:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Ул Эдомда гарнизоннар урнаштырды. Аның гарнизоннары бөтен Эдо́м буйлап урнашкан иде, һәм барлык эдомлылар Давытның хезмәтчеләре булып китте.+ Давыт кая гына барса да, Йәһвә аңа җиңүләр* биреп торды.+

  • Малахи 1:2, 3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 «Мин сезгә мәхәббәт күрсәттем»+,— ди Йәһвә.

      Ләкин сез: «Ничек син безгә мәхәббәт күрсәттең?» — дип сорыйсыз.

      «Иса́у Ягъкубның абыйсы түгел идеме?+ — дип әйтә Йәһвә.— Ләкин мин Ягъкубны яраттым, 3 ә Исауны күралмадым.+ Мин аның тауларын ташландык хәлдә калдырдым+ һәм аның мирасын шакалларга бирдем».+

  • Римлыларга 9:10–13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 10 Әмма бу вәгъдә ул очракта гына түгел, ә шулай ук Рабига́ бер кешедән — атабыз Исхактан игезәк угылларга узгач та бирелгән булган.+ 11 Аллаһы берәр кемне сайларга ниятләгәндә, кешенең эшләренә карап тормый, ул үзе чакырырга теләгән кешене сайлый. Шуңа күрә, алар әле туганчы һәм яхшылык яки яманлык кылырга өлгергәнче, 12 Рабигага: «Олысы кечесенә кол булачак»+,— диелгән булган. 13 Бу турыда: «Мин Ягъкубны яраттым, ә Исауны күралмадым»+,— дип язылган.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу