Чыгыш 9:3 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 3 Йәһвә үз кулының кодрәте белән+ кырдагы мал-туарыңны кырып бетерәчәк. Коточкыч үләт атларны, ишәкләрне, дөяләрне, эре һәм вак терлекне һәлак итәчәк.+ Чыгыш 11:1 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 11 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Мин фиргавенгә һәм Мисырга тагын бер җәза җибәрәчәкмен. Шуннан соң ул сезне азат итәчәк,+ алай гына да түгел, ул хәтта сезне бу җирдән куып чыгарачак.+ Чыгыш 12:29 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 29 Төн уртасында Йәһвә Мисыр җирендә туган беренче балаларның — тәхеттә утырган фиргавеннең баш баласыннан алып зинданда утырган тоткынның баш баласына кадәр — барысын да һәлак итте+ һәм бөтен малның беренче булып туган балаларын да үтерде.+ Чыгыш 12:31 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 31 Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырып алып,+ болай диде: «Торыгыз, сез дә, башка исраиллеләр дә минем халкым арасыннан чыгып китегез. Барыгыз, үзегез әйткәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+
3 Йәһвә үз кулының кодрәте белән+ кырдагы мал-туарыңны кырып бетерәчәк. Коточкыч үләт атларны, ишәкләрне, дөяләрне, эре һәм вак терлекне һәлак итәчәк.+
11 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Мин фиргавенгә һәм Мисырга тагын бер җәза җибәрәчәкмен. Шуннан соң ул сезне азат итәчәк,+ алай гына да түгел, ул хәтта сезне бу җирдән куып чыгарачак.+
29 Төн уртасында Йәһвә Мисыр җирендә туган беренче балаларның — тәхеттә утырган фиргавеннең баш баласыннан алып зинданда утырган тоткынның баш баласына кадәр — барысын да һәлак итте+ һәм бөтен малның беренче булып туган балаларын да үтерде.+
31 Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырып алып,+ болай диде: «Торыгыз, сез дә, башка исраиллеләр дә минем халкым арасыннан чыгып китегез. Барыгыз, үзегез әйткәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+