-
Чыгыш 10:16–19Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
16 Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырды һәм аларга болай диде: «Мин Аллаһыгыз Йәһвәгә һәм сезгә каршы гөнаһ кылдым. 17 Минем гөнаһымны бер юлга кичерче, һәм Аллаһыгыз Йәһвәдән бу һәлакәтле җәзаны алып куюын үтенеп сорагызчы». 18 Шуннан соң ул* фиргавен яныннан чыгып, Йәһвәгә үтенеп дога кылды.+ 19 Шунда Йәһвә җил юнәлешен үзгәртте, һәм гаять көчле көнбатыш җиле исә башлады. Җил саранчаларны алып китте дә Кызыл диңгезгә ташлады. Мисыр җирендә бер саранча да калмады.
-