4 Ә халкымны җибәрмәсәң, мин иртәгә синең илеңә саранча җибәрәчәкмен. 5 Алар бөтен җирне каплап алачак һәм җир өстен күреп тә булмаячак. Алар боз явудан харап ителмичә торып калган бөтен үсемлекләрне ашап бетерәчәк һәм кырда үскән барлык агачларыгызны шәп-шәрә калдырачак.+