Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Саннар 35:11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11 Үзегез өчен уңайлы шәһәрләр — сыену шәһәрләре булып хезмәт итәчәк шәһәрләр сайлагыз. Анда берәрсен* ялгыш үтергән кеше качсын.+

  • Саннар 35:22–25
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 22 Ләкин ул ялгыш, нәфрәтләнмичә аны эткән я явыз нияте булмый торып* аңа берәр нәрсә ыргыткан булса,+ 23 я ул аны күрмичә аңа таш төшергән булса (ә ул аңа дошман булмаган һәм аны зарарларга теләмәгән булса), һәм теге кеше үлсә, 24 җәмгыять, бу күрсәтмәләр буенча, аңа суккан кеше һәм кан өчен үч алучы арасында туган хәлне карап чыксын.+ 25 Һәм җәмгыять кеше үтерүчене кан өчен үч алучыдан коткарсын һәм аны ул качып киткән сыену шәһәренә кайтарсын. Ул анда изге май белән майланган баш рухани+ үлгәнче яшәргә тиеш.

  • Канун 4:42
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 42 Әгәр берәү икенче бер кешене ялгыш үтерсә, әмма элек аны нәфрәт итмәгән булса,+ ул бу шәһәрләрнең берсенә качарга һәм шунда яшәргә тиеш.+

  • Канун 19:3–5
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3 Аллаһың Йәһвә сиңа биләп алырга биргән җирне өч өлешкә бүл һәм, кеше үтерүче бу шәһәрләрнең берсенә кача алсын өчен, юллар әзерлә.

      4 Менә нинди очракта кеше үтерүче анда качып исән калыр: ул үз якынын ялгыш үтерсә, әмма аны элек нәфрәт итмәгән булса;+ 5 мәсәлән, ул үз якыны белән урманга утынга барса һәм, агачны чабыйм дип, балтаны күтәргәндә балта тимере сабыннан ычкынып, аның якынына тисә һәм тегесе үлсә, бу кеше үтерүче, исән калыр өчен, шул шәһәрләрнең берсенә качсын.+

  • Йошуа 20:7–9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Шуңа күрә алар Нәфтәлинең таулы җирендәге Гәлилә́ядә Кәдешне,+ Ифраимның таулы җирендәге Шехемне+ һәм Яһүднең таулы җирендәге Кырья́т-Арбаны,+ ягъни Хебрунны изгеләндерде.* 8 Үрдүннең көнчыгыш ягындагы өлкәдә Руби́н кабиләсеннән алар Әрихә́ янында яссы таулыктагы чүлдә Бесерне,+ Гәд кабиләсеннән Гиладтагы Рамутны+ һәм Манашше́ кабиләсеннән Башандагы Гөләнне+ сайлады.+

      9 Болар бөтен исраиллеләр һәм алар арасында яшәгән килмешәкләр өчен билгеләнгән шәһәрләр булды. Берәрсен* ялгыш үтергән кеше, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчыга кадәр, кан өчен үч алучының кулыннан үлмәс өчен,+ шул шәһәрләргә кача алыр.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу