-
Чыгыш 37:10–15Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
10 Аннары ул сәрви агачыннан өстәл ясады.+ Аның озынлыгы ике терсәк, киңлеге бер терсәк һәм биеклеге бер терсәк ярым булды.+ 11 Ул аны саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясап чыкты. 12 Аннан соң ул өстәлгә кул яссуы* киңлегендә кыса эшләде һәм кыса буйлап алтыннан кайма ясады. 13 Аннары ул аның өчен алтыннан коеп дүрт боҗра ясады да аларны дүрт аягы тоташтырылган дүрт почмакка беркетеп куйды. 14 Боҗралар кысага якын урнаштырылды; аларга өстәлне күчереп йөртү өчен колгалар кидерелергә тиеш иде. 15 Шуннан ул сәрви агачыннан өстәлне күчереп йөртү өчен колгалар ясап, аларны алтын белән каплады.
-