-
Чыгыш 28:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
28 Миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен,+ исраиллеләр арасыннан абыең Һарунны+ һәм аның уллары+ Нада́б, Абиһу́,+ Илгаза́р һәм Итамарны+ чакыр. 2 Абыең Һарунга дан һәм матурлык өчен тукып кием яса.+ 3 Мин зирәклек рухы биргән барлык оста* кешеләр белән сөйләш.+ Алар Һарунга, аның изгеләндерелгәнен күрсәтер өчен, кием ясап бирер; шулчак ул миңа рухани булып хезмәт итә алыр.
-
-
Чыгыш 28:43Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
43 Һарун белән аның уллары аларны очрашу чатырына кергәндә я изге урында хезмәт башкару өчен мәзбәх янына килгәндә кияргә тиеш, шулчак алар гаепле булмас һәм үлмәс. Бу — Һарун һәм аның токымнары өчен үзгәрмәс күрсәтмә.
-