Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 29:16–18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16 Сарык тәкәсен чал һәм аның канын алып, мәзбәхнең һәр ягына бөркеп чык.+ 17 Тәкәне кисәкләргә бүлеп, аның эчәкләрен, аякларын ю+ һәм кисәкләрне башы белән бергә тезеп сал. 18 Син тәкәне бөтенләе белән мәзбәх өстендә төтәтеп яндырырга тиеш. Бу — Йәһвәгә китерелгән яндыру корбаны, хуш* ис.+ Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк.

  • Левилеләр 8:18–21
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Шуннан соң ул яндыру корбаны итеп китереләсе сарык тәкәсен алып килде, һәм Һарун белән уллары кулларын сарык тәкәсенең башына куйдылар.+ 19 Аннары Муса аны чалды һәм мәзбәхнең бөтен якларына канны бөркеде. 20 Ул сарык тәкәсен кисәкләргә бүлде һәм башын, кисәкләрне һәм маен* төтәтте. 21 Ул аның эчке әгъзаларын һәм аякларын су белән юды һәм сарык тәкәсен тулысынча мәзбәхтә төтәтте. Бу — хуш* исле яндыру корбаны, Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан иде. Муса барысын нәкъ Йәһвә кушканча эшләде.

  • Левилеләр 9:12–14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 Аннан соң Һарун яндыру корбанын чалды. Уллары аңа аның канын бирде, һәм ул аны мәзбәхнең бөтен якларына бөркеде.+ 13 Алар аңа яндыру корбанының кисәкләрен, башын китерде, һәм Һарун боларны мәзбәхтә төтәтте. 14 Аннары ул аның эчке әгъзаларын һәм аякларын юып, боларны мәзбәхтә яндыру корбаны өстендә төтәтте.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу