Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Саннар 28:26–31
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 26 Беренче уңыш көнендә+ Йәһвәгә яңа икмәк бүләге китергәндә,+ Атналар бәйрәмегездә, изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ 27 Йәһвәгә хуш исле яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез.+ 28 Һәм икмәк бүләге итеп һәр үгез белән бергә ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә 29 һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә ефаның уннан бер өлеше күләмендә май белән буталган иң яхшы онны китерегез. 30 Шулай ук үзегезне йолып алыр өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез.+ 31 Боларны һәм шәраб бүләкләрен даими яндыру корбаны һәм икмәк бүләгенә өстәп китерегез. Хайваннар кимчелексез булсын.+

  • Канун 16:16
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16 Бөтен ир-атларың елга өч тапкыр: Төче икмәк бәйрәменә,+ Атналар бәйрәменә+ һәм Куыш* кору бәйрәменә+ Аллаһың Йәһвә алдына ул сайлаган урынга килсен, һәм аларның берсе дә Йәһвә алдына буш кул белән килмәсен.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу