23 Шулай ук Йәһвә каршындагы төче икмәк салынган кәрзиннән бер түгәрәк икмәк, май кушылган боҗрасыман бер икмәк һәм бер көлчә ал. 24 Боларның барысын Һарунның һәм аның улларының кулларына сал, һәм син боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкетергә тиеш.